тат рус

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ. МИЛЛИ МОҢНАР

Руслан Садров җырлый (Мөслим)

***************************************************** Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, – Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен, Мескен булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен. Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән, Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга күңленнән. Хәйран булып, җырны тыңлап тордым, Ташлап түбән дөнья уйларын, Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын. Түзалмадым, бардым җырлаучыга, Дидем: “Кардәш, бу көй нинди көй?” Җавабында милләттәшем миңа: “Бу көй була, диде, Әллүки!”
Алгы биткә



Hosted by uCoz