ШҮРӘЛЕ БИШТӘРЕ

Без Тукайны беләбезме? - 1

Сәхифә өчен Зөфәр Рәмиев төзегән тестлар файдаланылды.

    Инструкция
  1. "Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" дип кем турында әйтелгән?
    Галимҗан Баруди
    Мотыйгулла Төхфәтуллин
    Гатаулла Баязитов
    Шиһабетдин Мәрҗани

  2. "Мөкътәбислектә (ияреп язуда) ...? - зур остазым минем"
    А.С.Пушкин
    М.Ю.Лермонтов
    В.А.Жуковский
    А.В.Кольцов

  3. "Саташкан" шигыре кем әсәренә пародия рәвешендә язылган?
    Нәҗип Думави
    Дәрдемәнд
    Сәгыйть Рәмиев
    Мәҗит Гафури

  4. "Йокы" шигыре кем әсәренә пародия рәвешендә язылган?
    Дәрдемәнд
    Шәехзадә Бабич
    Миргазиз Укмасый
    Сәгыйть Рәмиев

  5. "Мәҗрух указ" шигыре кем турында?
    Камил Мотыйгый
    Галиәсгар Гафуров-Чыгатай
    Әхмәтҗан Сәйдәшев
    Галимҗан Баруди

  6. "Галибанә яктырып..." дип башланган шигырьнең исеме ничек?
    "Җәй"
    "Җәй көнендә"
    "Җәйге таң хатирәсе"
    "Яз галәмәтләре"

  7. "Мөбарәк тәсбих өзелде" нәсере кем турында?
    А.М.Горький
    А.И.Куприн
    Ф.Сологуб
    Л.Н.Толстой

  8. "Җитте гомерем яртысы..." дип кайсы шигырендә әйтә?
    "Үкенеч"
    "Өзелгән өмид"
    "Теләү бетте"
    "Кичке теләк"

  9. "Яшьлегеңдә күп тырышсаң..." дигән юллар кайсы шигырьдән?
    "Имтияз алган бала"
    "Сабыйга"
    "Эшкә өндәү"
    "Эш"

  10. "Шүрәле" әсәре кайда язылган?
    Казан
    Җаек
    Арча
    Уфа

  11. "Шүрәле" әсәрендә кайсы авыл телгә алына?
    Өчиле
    Кушлавыч
    Кырлай
    Сосна

  12. Бу әсрләрнең кайсы Тукайныкы түгел?
    "Кемне сайларга кирәк?"
    "Кемнән ярдәм эзләргә?"
    "Кемне яратырга кирәк?"
    "Кемнәрнең ни дисәң котлары чыга?"

  13. "Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре" шигыре нинди юбилей уңае белән язылган?
    1812 елгы Ватан сугышының 100 еллыгы
    Г.Камал эшчәнлегенң 10 еллыгы
    Казан ханлыгы руслар тарафыннан яулап алынуга 360 ел
    Романовлар династиясенә 300 ел

  14. Тукай фикеренчә, "Коръән" ... мөтәрҗимлеккә (тәрҗемә итүгә) иң муаффәкъ кеше"?
    Муса Бигиев
    Риза Фәхретдинов
    Камил Мотыйгый
    Галимҗан Баруди

  15. Уфада ... "Ул миңа караганда да җуашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде". Кем турында сүз бара?
    Сәгыйть Рәмиев
    Мәҗит Гафури
    Сәгыйть Сүнчәләй
    Хәбибрахман Зәбири

    


Hosted by uCoz