“Габдулла Тукайның 23 сурәте” презентациясеннән файдаланучыга ярдәмгә

Презентация веб-сәхифә рәвешендә эшләнгән фоторәттән гыйбарәт. Аның дөрес эшләвен тәэмин итү өчен, файлларны урыннарыннан күчермәвегез, алып ташламавыгыз сорала. Карау өчен, компьютерның интернет челтәренә тоташкан булуы кирәкми.

Презентацияне ачу өчен, веб-сәхифә файлына чиртегез (index.html).

Тавыш колонкаларын ачып куярга онытмагыз, фоторәт музыкаль фон белән бизәлгән.

Презентациядә Г.Тукайның 23 фотосурәте урын алды. Алар хронологик тәртиптә урнаштырылган. Уңнан сулга таба карау көйләнгән. Түбәндәге аңлатмада һәр фото турында кыскача мәгълүмат бирелә.

Презентация өчен музыкаль фон буларак, Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетыннан төп тема алынды.

Фотоматериал төрле чыганаклардан тупланды.

Веб-сәхифәне ясау өчен, Интернет челтәрендә ирекле таратылучы скриптлар кулланылды.

Презентация авторы: Мөслим районы Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы.


Фотоларга кыскача аңлатмалар

01 - Габдулла Тукай (сулда) һәм Габдулла Кариев. 1900-1901 нче еллар.
02 - Уралскида “Мотыйгыя” мәдрәсәсе шәкертләре. Фоторәсемне ТРның Дәүләт музеена тапшырган, Уральскида Тукай белән бер мәдрәсәдә укыган РСФСРның атказанган врачы Нигъмәтулла Вәлиевнең әйтүенчә, фотода беренче рәттә уңнан икенче – Габдулла Тукай.
03 - Габдулла Тукай (уңда) һәм Камил Мотыйгый.
04 - Габдулла Тукайның Уральскида типографиядә эшләгән вакыты. 1905 нче ел.
05 - Габдулла Тукай (күзлектән) Уральскидагы танышлары һәм дуслары арасында. Сулдан: буфетчы Нәҗип Нигъмәтуллин, бухгалтер Курушкин, приказчик Рахматулла Хәйруллин, Габдулла Тукай, Сираҗетдин Белюков (шәкерт, Тукай белән бергә мәдрәсәне ташлап чыга). 1906 нчы ел.
06 - Габдулла Тукай “Әльислах” газетасы идарәсендә. Габдулла Тукай Казанга килгәндә шушындый төс-кыяфәттә булган. Уңнан сулга: Г.Тукай, редакция хезмәткәре Ибраһим Әмирхан, “Әл-ислах”ның рухи җитәкчесе һәм актив хезмәткәре Фатих Әмирхан, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкер, редактор Вафа Бәхтияров. 1908 нче ел.
07 - Иң якын сердәш дуслар: Ф.Әмирхан һәм Г.Тукай. 1908 нче ел.
08 - Г.Тукайның 1908 нче елда төшкән сурәте.
09 - Сулдан: Г.Тукай, С.Рәмиев, Ф.Агиев. 1908 нче ел.
10 - Сулдан: Г.Тукай, Г.Коләхметов. 1910 нчы ел.
11 - Сулдан: Г.Тукай, С.Рәмиев һәм укытучы Шәһит Гайфи. Әстерхан шәһәре, 1911 нче елның җәе.
12 - Әстерханга Г.Тукай килү уңае белән 1911 нче елның җәендә төшерелгән фоторәсем. Урта рәттә: артист Зәйни Солтанов, Габдулла Тукай, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев һ.б. 1911 нче ел.
13 - Г.Тукайның 1912 нче елда төшкән сурәте. Бу вакытта инде Тукай халык тарафыннан танылган шагыйрь һәм публицист. Аның егерме бишләп китабы чыккан, әсәрләре матбугатта даими рәвештә чыгып тора, ул һәрвакыт халык игътибарында.
14 - Сулдан утырганнар: Г.Тукай, Ф.Әмирхан; басканнар: Г.Коләхметов, К.Колахметов. 1912 нче ел. Бик күп китаплар, альбомнар, дәреслекләр битләрендә чыккан билгеле рәсем. Әмма аның бөтен бер зур фотодан кисеп алынган урта өлеше икәне күпләргә билгесез.
15 - 1912 нче елның 26 нчы апреле.
16 - 1912 нче елның 26 нчы апреле. М.Дулат-Алиевкә бүләк иткән бу рәсемнең артына Тукай болай дип язган: “Иптәшем Мәхмүткә ядкәр. Г.Тукай, 3 октябрь, 1912 сәнә.”
17 - Г.Тукайның дуслары шагыйрьнең көннәре санаулы гына калганын аңлап, аның рөхсәте белән 1 нче апрель көнне хастаханәгә фотографны китертәләр. Г.Тукай Клячкин больницасында. 14 нче апрель, 1913 нче ел.
18 - Г.Тукай Клячкин хастананәсендә. 14 нче апрель, 1913 нче ел.
19 - Г.Тукайның битлеге. 1913 нче ел.
20 - Казанның мөселман зираты. Мәрхүмне җирләгәч һәм догалар укыганнан соң, Касыйм хәзрәт, шагыйрьнең васыятен үтәп, мәшһүр шигырен әйтә:
Кайт, и нәфсе мотмәиннәм! бар, юнәл, кит Тәңреңә;
Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә.
1913 нче ел.
21 - Г.Тукайның гәүдәсе табутта. 1913 нче ел.
22 - Шагыйрьнең җеназасы Юнысов мәйданында. Монда җыелган 5-6 меңләп халык халык алдында Зариф хәзрәт Әмирхани тарафыннан җеназа намазы укыла. Рәсемдә танылган дин әһелләреннән, сулдан: Зариф хәзрәт Әмирхани, билгесез мулла, Галимҗан хәзрәт Баруди (таякка таянган), Ибраһим хәзрәт Халитов. 1913 нче ел.
23 - Татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукай белән 1913 нче елның 17(4) апрелендә хушлаша. Шагыйрьне соңгы юлга озатырга Казан урамнарына бик күп халык чыга. Алар арасында шагыйрьнең якын дуслары, дин әһелләре, газета-журнал, нәшрият хезмәткәрләре, “Сәйяр” артистлары, шәкертләр, студентлар, гомумән, бик күп төрле катлау халкы. Г.Тукайны күмү процессиясе Печән базарыннан үтеп бара. 1913 нче ел.



Hosted by uCoz