ШҮРӘЛЕ БИШТӘРЕ

Сез беләсезме?

1958-2010 нчы елларда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен 16 рәссам, 4 төзүче-инженер һәм архитектор, 5 сынчы-скульптор, 18 композитор, 9 җырчы, 28 артист һәм режиссер, 20 шагыйрь, 33 язучы алган. дәвамы Шулар арасыннан 40-50 яшьтә алганнар – 11, 51-60 яштә – 10 кеше, 60 яшьтән узып алучылар – 30 га якын. Иң яшь лауреат – халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Аңа “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы өчен премия 35 яшендә бирелгән. Иң өлкән яшьтә алучы – язучы Гомәр Бәширов. Ул премиягә 94 яшендә лаек булган. 90 нан өскә чыккач алган башка берәү дә юк. Әдәбият өлкәсеннән бары бер хатын-кызга – шагыйрә Гөлшат Зәйнашевага “50 җыр” китабы өчен 63 яшендә Тукай премиясе бирелгән.

Г.Тукайның әдәби кушаматлары (псевдонимнары)

1. Адвокат
2. Айнук Самакай малае
3. Без дәвамы 4. Берничә кешеләрнең үтенече буенча вәкил – Уральск кешесе
5. Бер фикерче
6. Биик усал
7. Болгар
8. Бән
9. Гъ
10. Гъ Т
11. Габдулла Тукаев
12. Г.Тукаев
13. Гөмберрт
14. Догачы
15. Догачы: Шүрәле
16. Дугъры
17. Идарә
18. Имам Хатыйб
19. Имзасыз да Яраретдинов
20. Имза: Шәп кеше
21. Ишан кирамәт
22. Каз
23. Кыйссасел-әнбия, Рабгузи
24. Кырмыска
25. Каилел-хак
26. Милләтче
27. Мин язмадым
28. Мылтык
29. Мәкәрҗәдә булучы
30. Мәхүп прахут конторщигы
31. Мәҗнүн
32. Мөсафир
33. Мөтәрҗим Габдулла Тукаев
34. Мөхәррир мин түгел
35. Мөәррих
36. Олугъ Фәйләсуф
37. Салам Торхан
38. Счет төймәсе
39. Сәгыйд
40. Сәяхәте кобралар ясаучы Шүрәле
41. Сөемсез
42. Сөенче Алаев
43. Сөңге
44. Т
45. Тиктормас
46. Төгән
47. Түнтәреф
48. Тәртә башы
49. “Уклар”ның лөгать мөтәфтише
50. Ул
51. Уральск кешесе
52. Уральскида Габдулла Тукаев
53. Уральск җәмгыяте хәйриясенең бик усал бер члены
54. Феакут
55. Фәйләсуфлар
56. Хәйләсез
57. Хәкыйрь шүрәле
58. Хәсрәт
59. “Хәятел-хәйванат”тан күчерүче
60. Чапансыз
61. Ш
62. Шәкерт угы
63. Шүрәле
64. Шүрәле дию белгәйсез
65. Җен
66. Һөд-һөд
67. Һәйъәте идарә

Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча тест


Без Тукайны беләбезме? - 1 нче тест

1. "Милләтт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт" дип кем турында әйтелгән?
1) Галимҗан Баруди
2) Мотыйгулла Төхфәтуллин
3) Гатаулла Баязитов
4) Шиһабетдин Мәрҗани
тест

Без Тукайны беләбезме? - 2 нче тест

1. Тукайны татар шагыйрьләре арасында өченче урынга гына куйган кеше
1) Риза Фәхретдинов
2) Закир Рәмиев
3) Сәгыйть Рәмиев
4) Галимҗан Ибраһимов
тест

Викторина 1: "Без - Тукайлы халык"

1. “Тукай – үлемсезлек бусагасын үткән чын халык шагыйре. Тукай бар иде, Тукай бар, Тукай яши, Тукай яшәячәк, һәр үткән көн, һәр мәдәни атланган адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк кенә”. Олуг шагыйребезгә шундый олы бәяне кем биргән?
2. Тукайның сигез еллык иҗатын саннар белән ничек чагылдырып була?
3. Тукайның иң беренче басма шигырьләре ничек аталган? Алар кайчан һәм нинди исемдәге журналда басылып чыккан булганнар?
башка сораулар: 4. Тукайның беренче шигырь җыентыгы кайчан чыккан һәм ул ничек аталган?
5. Тукайның рус телендәге беренче китабы кайчан һәм кайда дөнья күргән?
6. Тукай шигырьләре дөньяның ничә теленә тәрҗемә ителгән?
7. Тукайның “Шүрәле”се хәзер дөньяның ничә төрле телендә “сөйләшә” белә? Аны гарәпчәгә кем тәрҗемә иткән? 8. Тукай үз әсәрләрен ничә төрле яшерен тәхәллүс белән язган һәм аны кемнәр тикшергән?
9. “Габдулла Тукаев” дигән имзаны беренче мәртәбә кайчан һәм кайсы шигыре ахырына куя?
10. Тукай үзенең “Мөбарәк тәсбих өзелде” дигән нәсерен кайчан яза һәм аны кемгә багышлый?
11. Муса Җәлили Тукай иҗатына булган мөнәсәбәтен нинди шигырьләр аша белдергән?
12. Казанда Тукайга бәйле нинди урыннарны беләсез?
13. Казанда Тукай урамы янәшәсендәге бер урам Нариманов исемен йөртә. Нариманов турында ниләр беләсез? Аның Тукайга нинди мөнәсәбәте булган?
14. Казандагы Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең ничә һәм нинди шәхси әйберләре саклана?
15. Камал театры сәхнәсендә кемнәр һәм нинди спектакльләрдә Тукай образын иҗат иткән?
16. Тукаевлар нәселе шәҗәрәсен кайсы рәссам ясаган?
17. Заманында “Тукай” исемле шоколад конфет сатуда булган. Аны кайсы фабрика һәм кайчан чыгарды икән?
18. Тукай исемен йөрткән тау түбәсе кайда һәм аңа бу исем кайчан бирелгән?
19. Тукайның дөньякүләм танылуын нинди мисал ачык дәлилли?
Сорауларны төзүче – Таһир Сабирҗанов.
“Мәгариф” журналы, №2, 2011, 24 б.

Викторина 2: "Тукай сәнгатьтә"

1. “Тукай маршы”ның авторы кем? Бу музыкаль әсәр кайчан, нинди уңай белән иҗат ителгән?
2. Г.Тукайга багышлап язылган “Пар ат”, “Шагыйрьнең балачагы” кебек поэмаларның авторы кем?
3. Г.Тукайның әдәби-мемориаль музее кайда урнашкан? Ул кайчан эшли башлый?
башка сораулар: 4. Кайларда Г.Тукайга һәйкәлләр куелган?
5. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә ирешелгән аеруча зур уңышлар өчен авторларга Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге кайчан бирелә башлый?
6. Г.Тукай иҗатына нигезләнеп нинди балетлар эшләнгән? Аларның авторлары кемнәр?
7. Бөек шагыйрьгә багышлап зур күләмле нинди проза һәм драма әсәрләре язылган? Аларның авторлары кемнәр?
8. Татар, башкорт театры сәхнәләрендә, телевизион һәм радиоспектакльләрдә Г.Тукай образын тудырган нинди артистларны беләсез?
9. Г.Тукай портретын, һәйкәлен, бюстын эшләгән яки эшләүдә катнашкан татар рәссамнарыннан, скульпторларыннан кемнәрне беләсез?
10. “Кырлай”, “Габдулла Тукай истәлегенә”, “Тукай аһәңнәре”, “Моңлы сазым” исемле симфоник поэмаларның авторлары кемнәр?
11. “Тукай” ораториясен кем иҗат итте?
12. Г.Тукай сүзләренә җырлар тудырган нинди татар һәм башкорт композиторларын беләсез?
13. “Г.Тукай Әстерханда” дигән рәсемнең авторы кем?
14. “Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов” дигән картинаның авторы кем?
15. Казан дәүләт курчак тетры сәхнәсендә Г.Тукайның нинди әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләр куела?
16. Г.Тукай исемен мәңгеләштерүче нинди чараларны беләсез?
17. Казанның М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә уйналып килүче “Шүрәле” балетында Сөембикә образын озак еллар дәвамында кем башкарып килде?
18. Казан шәһәренең Тукай исемендәге мәйданында Г.Тукайга монументаль һәйкәл кайчан куелды? Аның авторлары кемнәр?
19. Кушлавычта Г.Тукай һәйкәле кайчан ачыла һәм аның авторы кем?
20. Арча районының Кушлавыч авылында Г.Тукай музее кайчаннан башлап эшли?
21. Нинди татар композиторы Г.Тукайның “Шүрәле” исемле атаклы әкияте сюжетына үзенең “Кырлай” исемле симфоник поэмасын язды?
22. Казанда Г.Тукай әдәби музее кайчан эшли башлый?
23. “Шүрәле” балеты кайларда куела?
24. “Шүрәле” балетының баштагы исеме ничек була?
25. “Кем тәрбиягә бала ала?” дигән рәсемнең авторы кем?
26. “Крестьяннар авыру Тукай янында” дигән картинаны кем иҗат иткән?
27. Г.Тукайның “Су анасы” поэмасы буенча опера язган композитор кем?
28. “Габдулла Тукай “Сәйяр” труппасында” дигән рәсемне кем эшләгән?
29. Г.Тукай белән бәйле тарихи вакыйгаларны ачык сурәтләүче “Монда тудык, монда үстек” исемле пьесаны кем иҗат иткән?
30. “Шүрәле” балеты өчен 1958 елда нинди композиторга Г.Тукай исемендәге премия бирелде?
31. Г.Тукайның нинди псевдонимнарын беләсез?
32. Г.Тукай туграсының авторы кем?
33. Р.Батулланың Г.Тукайга багышланган кыйссасы ничек атала?



Hosted by uCoz