Барлык хәбәрләр

24.12.2011
Ханә Сөләйманова, район балалар китапханәсе мөдире:
- 2011 ел Татарстанда Габдулла Тукай елы дип игълан ителгән иде. Тукай - исеме һәм иҗаты белән татар әдәюияты тарихында урынны иң түрдән алган йолдыз. Ул калдырган әдәби мирас, андагы рухи байлык - милләтебез мактанычы, горурлыгы.
Татар халкының бөек шагыйренә багышлап, китапханәләрдә бик күп чаралар үтте. Без якташларыбыз - Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары шагыйрь Зөлфәт һәм драматург Ф.Садриев белән чиксез горурланабыз.
Китапханәләрдә рәсем, нәфис сүз бәйгеләре, әдәби-музыкаль кичәләр, викторина, КВН, телдән журнал һәм башка күп кенә чаралар уздырылды. Ел башында район балалар китапханәсе "Әкият дөньясына дәшә Тукай..." дигән Тукай персонажлары сурәтләнгән рәсемнәргә конкурс игълан иткән иде. Аңа 1 ноябрьдә йомгак ясалды. 1 нче урын Эльвира Арсланованың "Су анасы" (Тойгелде), 2 нче урын Равилә Җәлилованың "Кәҗә белән сарык" (Мөслим), Анна Витязеваның "Бала белән күбәләк"! (Крәш.Шуран), 3 нче урын Булат Латыйповның "Кызыклы шәкерт", Азат Латыйповның "Су анасы" (Мөслим) рәсемнәренә бирелде. Эльза Хисамиева (Тойгелде), Эльвира Нагаева (Мөслим), Лилия Исламованың (Тат.Бүләр) эшләре жюри тарафыннан уңай бәяләнде.
Лицейның 3а сыйныф укучылары белән балалар китапханәсендә уздырылган "Туган телнең моңлы көе булып, син яшисең безнең йөрәктә" дигән эрудит-лотода укучылар 4 командага бүленеп көч сынаштылар. Дөрес җавапларга жетоннар бирелде. Нәтиҗәдә "Тапкырлар" - 8, "Уңганнар" - 7, "Зирәкләр" - 5, "Җитезләр" 4 жетонга ия булдылар.
Элиза Әкмалова, Эльвира Вагыйзова, Илшат Садыйков, Альбина Исламова, Раил Минһаҗев, Миләүшә Морзаханова, Рәмилә Салямова шагыйрҗнең "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт", "Гали белән кәҗә" шигырьләрен сәхнәләштерделәр. "Тукай - шигъриятебезнең якты йолдызы" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Соңыннан барыбыз да басып "Туган тел" җырын башкардык.
Лицейның 7 нче сыйныф укучылары белән "Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдәТукай сүзләре" дигән кичә дә зур оешканлык белән узды. Укучылар, Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча әзерләнгән компьютер презентациясен караганнан соң, тест сорауларына җавап бирделәр.
Ел дәвамында китапхаәдә "Әкият дөньясына дәшә Тукай, хыялый сер тулы дөньяга" дигән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә китаплар белән беррәттәнТукай пресонажларының балчыктан ясалган сыннары да урын алган иде.

Бөгелмә шәһәрендә Тукай елы кысаларында "Ватан" республика конкурс-фестиваленең зона туры узды. 10 район арасында Мөслим сәнгать мәктәбенең "Беләзек" балалар фольклор ансамбле (режиссерлары - Азия Заһидуллина, Лилия Шәймәрдәнова, җитәкчесе - Радик Газизов) һәм "Энҗе бөртекләре" хореографик үрнәк ансамбленең зурлар төркеме (җитәкчесе - Лилия Шәймәрдәнова), нәфис сүз номинациясендә Илназ Яхин (җитәкчесе - Ләйсән Закирова) 1 нче урынга чыктылар. Вокал номинациясендә - сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укытучысы Гүзәл Галиева - 2 нче урынны, "Энҗе бөртекләре" ансамбленең уртанчылар төркеме (җитәкчесе - Лилия Шәймәрдәнова) 3 нче урынны алдылар. Рәсем бүлеге укучысы Индира Нәгыймова сәнгатьне үстерүдә иҗади инициатива өчен диплом белән бүләкләнде.

22 нче сентябрь көнне Мөслим мәдәният йортында район үзәге мәктәпләрендә белем алучы меңнән артык укучы "Әкият" Татар дәүләт курчак театры спектаклен карады. Г.Тукай әсәре һәм З.Хөснияр инсценировкасы буенча куелган "Су анасы" исемле әлеге 2 пәрдәлек спектакль Төркиянең Искешәһәр һәм Анкара шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак фестивальләрендә, Төрки халыкларның IX "Нәүрүз" театр фестивалендә катнашкан.

Мөгаллимнәребезнең традицион август киңәшмәсе уңаеннан әзерләнгән иҗат эшләре күргәзмәсендә Г.Тукай иҗатына зур урын бирелде. Мөслим мәдәният йорты, 25 август, 2011 ел.

Сөекле Тукаебызның әкиятләре Мөслим Сабантуеның төп темасы булды:




2011 нче елның май башында Республика хөкүмәте тарафыннан Г.Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан игълан ителгән Тукай елы кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга филиалының (АДПУ) татар филологиясе факультеты "Каурый каләм" исемле конкурсның йомгаклау турын үткәрде. Анда Татарстаннан тыш күрше Башкортостан һәм Чувашия Республикасыннан да 10 нчы сыйныф балалары катнашты. Биредә укучылар өч номинациядә - шигърият, проза һәм публицистикада үзләрен сынап карады. Мөслим лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Алмаз Ногманов (укытучысы - Чулпан Ситдыйкова) проза буенча 1 нче урынга лаек булды. Шигърият номинациясендә Тат.Бүләр урта мәктәбеннән Илмира Миркасыймова (укытучысы - Җәмилә Сәхбетдинова) 2 нче урынны яулады. Укучыларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләк тапшыру тантанасында якташыбыз, язучы, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат ага Садриев та катнашты.

28 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында Г.Тукайның 125 еллыгы уңаеннан ТР Мәгариф һәм министрлыгы оештырган Бөтенроссия туган тел (татар теле) форумы үтте. Анда мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Шәймәрдәнова Н.Ә. һәм Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Тимергалиева Э.В. һәм Шәңгәрәева З.Н., Мөслим лицееның 11 нче сыйныф укучысы Мирзаһитова Айгөл катнашты. Мастер-класс бәйгесендә “Үзенчәлекле эш ысулларыннан файдалана белү осталыгы өчен” номинациясендә җиңеп чыккан Зөлфирә Нәсыйховна ноутбук белән бүләкләнде, ә Айгөл кыйммәтле бүләк алу өчен серификатка ия булды. Хөрмәтле коллегаларыбыз һәм укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, җиңүләре киләчәктә тагын да зуррак эшләргә илһамландырсын дигән теләктә калабыз.

форум турында тулырак мәгълүмат һәм фоторепортаж

Мәгълүмати-методик үзәкнең милли мәгариф буенча методисты Шәймәрдәнова Н.Ә. һәм Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район методик берләшмә җитәкчесе Тимергалиева Э.В. 27 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган “Сөй халыкны, сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын” дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.

26 апрель - сөекле Тукаебызның туган көне. Бу көнне Мөслим гимназиясендә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Шигырь бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Р.Р.Хәбипов, язучы, Г.Тукай бүләге лауреаты Фоат Садриев, шагыйрь А.Алиш премиясе лауреаты Мәҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, ветеран укытучылар катнашты. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аеруча уңышлы чыгыш ясаучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Рус, мари һәм әрмән балаларының саф татарча Тукай шигырьләрен сөйләве барыбызны да сокландырды.

2011 елның 21 февралендә (Халыкара туган тел көнендә) Җаваплылыгы чикләнгән “Белем.ру” җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча муниципаль районының Кушлавыч төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән "Белем.ру" порталында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын, әсәрләрен яктырткан россиякүләм презентацияләр бәйгесен игълан иткән иде. Әлеге конкурска Мөслим районыннан барлыгы 12 эш тәкъдим ителде. 23 нче апрель көнне җиңүчеләр Кушлавыч авылында бүләкләү тантанасында катнашты. Нәтиҗәләр куанычлы: бәйгенең “10-11 сыйныф укучылары, укытучылар һәм 1-2 курс студентлары арасында иң яхшы презентация” номинациясендә Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы III урынны яулады. Ул грамота һәм кыйммәтле бүләкләр, укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяткан өчен рәхмәт хаты алып кайтты. Шул ук мәктәпнең 6а сыйныфы укучысы Җәлилова Равилә (җитәкчесе: Җәлилова Г.И.), 3б сыйныфыннан Җәлилова Зөлфия (җитәкчесе: Галимәрдәнова З.Д.), 9а сыйныфыннан Галимәрдәнова Эльвина (җитәкчесе: Сабитова Ч.Р.), педагог-оештыручы Мәүлиева Г.Ф. бәйгенең лауреаты исеменә лаек булдылар, аларга "Белем.ру" порталының сертификаты тапшырылды.

20 нче апрель көнне Азнакай шәһәрендә Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан, укучылар арасында үткәрелгән I регионара Тукай укуларында безнен районның 5 мәктәбеннән 6 укучы һәм аларның укытучылары катнашты.

Укулар 3 секциядә оештырылды.1 нче секция эше “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган язучылар иҗаты” дип аталды. Әлеге секциядә Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Вәлиева Лилия “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Хәсән Туфан иҗаты” дигән эзләнү эше белән I урынга лаек булды. “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев иҗаты” дигән эше белән Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Муллакаева Лилия призлы урынга чыкты. “Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт иҗатында туган як табигатенең тәэсире” дигән хезмәте өчен М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Сафина Лилия катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Әлеге укучыларның җитәкчеләре: Дамира Садретдинова, Гөлнара Садриева, Зилә Шәйхуллина.

2 нче секция эше “Тукайның иҗади мирасы” дип аталды. Әлеге секциядә шулай ук 3 укучыбыз катнашып чыгыш ясады. “Тукай һәм милләт язмышы” дигән хезмәте белән Я.Усы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Халфиева Аэлита абсолют җиңүче булды. Укытучысы Сөмбел Григорьева. Тат.Шуран урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Софина Евгения һәм М.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Афисова Ландыш катнашучы сертификатлары белән бүләкләнделәр. Укытучылары - Венера Шаева, Лилия Гыйльфанова.



Hosted by uCoz