Илһам
"Мөслим бизәкләре" бию ансамбленең "Йолдызлык" фестивалендәге чыгышы. 2010 ел.
Шүрәле белән сөйләшү
Исәнсеф башлангыч мәктәбененең 2 нче сыйныф укучылары һәм укытучы Рәзилә Муллагалиева.
Хәзерге заманда яшәгән, ди, хыялый гына бер малай. Исеме булган аның Айдар. Ул көннәр-төннәр буена компьютердан аерыла алмаган. Төрле уеннар уйнаган, кинолар караган. Ләкин мондый тормыш Айдарны бик тиз туйдырган. Мәктәптә укытучы апалары Габдулла Тукайның тууына 125 ел тула дигәч, Айдар, интернетка кереп, “Шүрәле” дип язып куйган да, “эзләргә” дигән төймәгә баскан. дәвамы
Ни күзе белән күрсен, Шүрәленең үз “бите”, үз дуслары, тагын әллә нәрсәләре бар икән. Ә иң кызыгы шул: Шүрәле хәзерге вакытта “онлайн” да икән! И тотынды Айдар Шүрәле белән язышырга. Нәрсәләр генә сорап бетермәдә Шүрәледән: кайдан укырга-язарга өйрәндең, Былтыр кулыңны кыскач, ничек котылдың, синең бабаң кем?
Шүрәле Айдарның сорауларына җавапны бик теләп, ашыкмыйча гына язды да язды: Былтыр үзе килеп мине ычкындырды; минем чәчемне-йонымны кыркып, мәктәпкә бирде; укырга-язарга шунда өйрәндем. Ә минем нәсел шәҗәрәмнең башында Тукай бабай тора, мин – Тукаев Шүрәле Былтыр улы булам.
Шүрәленең дә Айдарга үз сораулары бар иде: сез минем бабам Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлыйсызмы, хәзерге балалар китап укыйлармы, сезнең мәктәптәге балалар татарча сөйләшәләрме?
Айдар мәктәптә Тукайның юбилеена әзерләнүләре, укучыларның татарча сөйләшүләре, хәзерге балаларның һәм үзенең дә китап укымаулары турында да авырыксынып кына язып куйды.
Шүрәле, Айдар белән саубуллашканда, мәктәп балаларын урманга кунакка чакырды. Үзенең начар гадәтләре булмавын әйтте. Ә Айдар, үз чиратында, Шүрәлене Габдулла Тукай юбилеена мәктәпкә чакырды. Бу сөйләшүдән соң озак уйланды Айдар. Күп балаларның татарча сөйләшә белмәүләре өчен дә, китап укырга яратмаганнары өчен дә, үзенең җиде буын бабасын белмәве өчен дә оят булды Айдарга.
Яңадан Шүрәле белән элемтәгә кергәндә инде, Айдар үзенең җиденче буын бабасы Сәлкәй исемле булуын да, Шүрәленең туган авылы Кырлай икәнен дә, Кырлайда Тукай музее эшләвен дә белә иде инде.
Без – Тукай оныклары
Исәнсеф башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Илсөяр Исмәгыйлева.
Татарстан уртасында
Бардыр бер авыл:
Исәнсеф, диләр. дәвамы
Балалар да анда бик күп,
Бар да мәктәпкә йөриләр.
Җен-фәлән дип курыкмыйлар.
Алар яхшы беләләр.
Тукай абый аларны
Курыкмаска өйндәгән,
Эш сөяргә өйрәткән.
Шуңадырмы, бу авылда
Балалар уңган икән.
Укуда да булдыралар,
Эшкә дә оста икән.
Җитез икән үзләре,
Гөрләп бара эшләре.
Тукай абый шигырьләрен
Укып үсәк шул алар.
Шуңа көлә йөзләре,
Шуңа булган үзләре.
Без – Тукай оныклары!
Саклагыз табигатьне!
Исәнсеф башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Айгизәр Мансуров.
Борын-борын заманда,
Әби дә тумаганда,
Әле мин булмаганда,
Карурман уртасында,
Матур яшел болында
Яшәгән, ди, булган, ди,
Зур мөгезле Шүрәле. дәвамы
Ул бик ягымлы икән,
Озын бармаклы булган,
Кешеләрне яраткан,
Аларны гел шаярткан.
Тукай абый да аны
Шуның өчен яраткан.
Урманнан ерак түгел
Урнашкан, ди, Зәңгәр күл,
Ул күл бик чиста булган,
Көмеш су белән тулган.
Анда булган су кызы,
Гаҗәп сөйкемле үзе.
Тузган чәчен тараган
Алтын тарагы белән.
Су анасы, Шүрәле
Бик якын дуслар булган.
Тукай абый аларга
Бәхетле тормыш биргән,
Чөнки ул вакытларда
Сулары чиста булган,
Урманның һавасы да
Сулап туймаслык булган.
Әй кешеләр, кешеләр,
Югала бит матурлык.
Су анасы, Шүрәле
Үз иткән табигатьне
Саклыйк, үстерик тагы!
Чакыру (шигъри шаяру)
Әнвәр Сәрвәров, Тат.Бүләр авылы.
Син дигәнгә үпкәләмә,
Габдулла Гарипович,
Мин бит синнән яшь буенча
Бермә-бер картрак ич.
Бер кайтып кит әле монда,
Юбилейларың җитә. дәвамы
Юбилейга Миңнеханов автобус бүләк итә.
Сырхавыңны бетерербез,
Гел кымыз эчерербез.
Кайт кына, Тукай, соңлама,
Тауларны күчерербез.
Аулак өйләргә йөрербез,
Синдә - саз, миндә – гөслә,
Мөҗәһитне ияртербез,
Ул курай уйный белә.
Сәйдәшкә әйт, кайтсын ул да,
Маршыңны шәп язган.
Гармунын табарбыз, монда
Язасылары калган.
Җырлатырбыз кызларны да
Гимның “Туган тел”гә -
Аны хәзер татар телле
Бакча баласы белә.
Шүрәлене кайтарырбыз,
Йөрмәсен иза чигеп,
Чәчтарашка күрсәтербез,
Булыр бер дигән егет.
Кеше ясарбыз бергәләп,
Сөеп урман Адәмен,
Обком дачалары калды,
Табарбыз бер әмәлен...
Су анасының тарагын
Тапшырырбыз банкка.
Алтын җирдә ятмас инде,
Иман бетте халыкта.
Шәкүр кайткан, тик ятмаган,
Вакытлар үтү белән,
Урлады атны узган ел
Олы көтүе белән.
Комсомолга кермәбез,
Без – мулла балалары.
Барыбер таралып беттеләр
Килде заманалары.
Колхозда да эшләмәссең,
Колхозлар бетте инде.
Бар акыллырак егетләр
Думага китте инде.
Казанга йөрмәссең инде,
Өшеп, туңып, ат җигеп.
Шалтырат кына, таксилар
Алалар өйдән килеп.
Туган телем – Тукай теле
Тат.Бүләр урта мәктәбе укучысы Ильмира Миркасыймова. 2011 ел.
Туган телем – анам теле,
Газизләрдән газиз ул. дәвамы
Җанлы тел ул минем телем,
Һич онытырлык түгел.
Туган телдә сөйләшәм мин,
Уйлыйм туган телемдә.
Бары ул яшәсә генә,
Бәхетле мин бу җирдә.
Туган телне яраткан,
Олылаган Тукай да.
Күпне күргән, күп эшләгән,
Сокланамын Тукайга.
Шигърият күгендә
Балкый ул йолдыз кебек.
Халкыма ул юл күрсәтә
Иң якты маяк кебек.
Бөек телем
Тат.Бүләр урта мәктәбе укучысы Фирүзә Фазлыева. 2011 ел.
Ялкыннарны, салкыннарны
Үттең син, Тукай теле.
Сугышларны, кайгыларны
Үттең син, Муса теле. дәвамы
Ассалар да, киссәләр дә,
Исән калдың, татар теле.
Бураннарны, давылларны
Җиңдең син, туган телем.
Исән калдың, тапталмадың,
И бөек Ана телем.
Батыр булдың, матур булдың,
Әти-бабамның теле.
Туган тел ул безнеке
Тат.Бүләр урта мәктәбе укучысы Индира Мадышина. 2011 ел.
Татар телен русчага
Алыштыра күрмик без.
Ул – русларның милли теле,
Татар теле – безнеке. дәвамы
Бар җирдә рус теле дип,
Аптыратмыйк кешен,
Русча да, татарча да
Арттырыйк без белемне.
Һәр туган тел милләт өчен
Бик тә, бик тә кадерле.
Чит телләрдә сөйләшергә,
Өйрәтәләр бит безне.
Өйрәник, тик онытмыйк
Үз туган телебезне.
Онытмабыз
Тат.Бүләр урта мәктәбе укучысы Айнур Мадышин. 2011 ел.
Шагыйрьнең тормыш юлы
Газаплы, авыр булган.
Язган шигырьләре аның
Халык күңелендә калган. дәвамы
Тукай шигырьләре безнең
Күңелгә үтеп керә.
Олыга да, кечегә дә
Ул зур тәрбия бирә.
“Су анасы”, Шүрәле”се
Якын Тукаебызның.
Үткәннәре, истәлеге
Һәркемгә газиз аның.
Яши шагыйрь йөрәктә
Тат.Бүләр урта мәктәбе укучысы Алия Мадышина. 2011 ел.
Бик тырышып Тукай белем алган,
Авыр булган аның үткәне.
Балачагы кулдан-кулга узган,
Гыйбрәтле дә булган күргәне. дәвамы
Беркайчан да бирешмәгән
Тукай каршылыкларга.
Татар телен, халкын, илен
Өйрәткән ул якларга.
“Туган тел” шигыре аның
Үтеп керә йөрәккә.
Үлмәс шигырьләре белән
Яши шагыйрь йөрәктә.