Сайт турында

Сайт Г.Тукай тууга 125 ел тулуга багышлап 2011 нче елда гына эшләнсә дә, Тукай, туган тел язмышы, әдәби иҗат темаларының бик киң һәм актуаль булуын истә тотып, аны аерым проект итеп үстерергә, бер үк вакытта рус телендәге вариантын да алып барырга карар кылынды. Әлеге проектыбызда Татарстан Республикасы Мөслим районында әдәбият-сәнгать белән бәйле булган вакыйгаларга күзәтү ясап баруны, мөгаллимнәр, балалар һәм өлкән яшьтәгеләрнең иҗат эшләрен бер урынга туплауны, аларны бөтен дөньяга танытуны максат итеп куйдык.

2012 ел - Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы

Мөслим районында:

29.04.2012
26 нчы апрель көнне “Мизгел” яшьләр ял үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 еллыгына багышланган “Тукай – милләтебезнең йөзек кашы” исемле музыкаль әдәби бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Рушат Җәүдәт улы Солтанов, мәгариф бүлеге начальнигы Ларис Хәмбәл улы Бариев, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Татарстан Республикасы мәктәпләренең Атказанган укытучысы, мәгариф ветераны, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы, шагыйрә Лилия Садриева катнашты. Районыбыз мәктәпләреннән килгән шигърият яратучы, шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырлар башкаручы укучыларыбыз Габдулла Тукай иҗатына дан җырладылар. Шулай ук Г.Тукай иҗатын яктырткан әдәби күргәзмә, укытучыларыбыз әзерләгән презентацияләр каралды.

бәйрәм турында презентация

өскәбарлык хәбәрләр

Ресурслар

өскәбарлык ресурслар


Hosted by uCoz